news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Җамалетдинов Россия мәгариф академиясенең корреспондент-әгъзасы булып сайланган

«Академия бүлекчәләре бүген Россиянең милли иминлеге мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертә, аның фәнни-мәгариф һәм мәдәни киңлекләрен үстерүгә һәм саклауга ярдәм итә», — дигән Ольга Васильева.

Рәдиф Җамалетдинов Россия мәгариф академиясенең корреспондент-әгъзасы булып сайланган
Михаил Захаров

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия мәгариф академиясенә яңа әгъзалар сайлау буенча еллык җыелыш узган. Тавыш бирү нәтиҗәсендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов корреспондент-әгъза булып сайланган.

Сайлауларда 49 гариза кабул ителгән, сайлау нәтиҗәсендә 18 кеше кандидат буларак теркәлгән. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россия мәгариф академиясе академиклары итеп Мәскәү педагогика дәүләт университеты ректоры Алексей Лубков, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының юридик фәннәре докторы Владислав Гриб сайланган, диелә Россия мәгариф академиясе сайтында.

«Белем бирү сыйфатлы булмаса, технологик базаны үстерү, алдынгы тикшеренүләр һәм ачышлар ясалмас иде. Ә аның үсеше, фәнгә, безнең эшләүгә таянырга тиеш. Академия бүлекчәләре бүген Россиянең милли иминлеге мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертә, аның фәнни-мәгариф һәм мәдәни киңлекләрен үстерүгә һәм саклауга ярдәм итә», — дип сөйләгән Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева.

Корреспондент-әгъза булып сайланучылар арасында «Педагогика» фәнни-теоретик журналының баш мөхәррире Руслан Бозиев, педагогика фәннәре докторы Павел Оржековский, педагогика фәннәре докторы Людмила Босова, психология фәннәре докторы Виктор Басюк та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100