news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Җамалетдинов күп телдә укытачак белгечләрне театрларга бушлай кертүне сорады

Ул өченче ел рәттән республика заказы буенча билингваль һәм полилингваль мәктәпләрдә эшләү өчен кадрлар әзерләнүен искәртте.

Рәдиф Җамалетдинов күп телдә укытачак белгечләрне театрларга бушлай кертүне сорады
Солтан Исхаков

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов күп телле мәктәпләрдә эшләү өчен әзерләнә торган студентларга татар театрларына һәм башка мәдәни чараларга бушлай йөрү хокукын сорады. Бу хакта ул кичә ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында чыгышында әйтте.

Ул өченче ел рәттән республика заказы буенча билингваль һәм полилингваль мәктәпләрдә эшләү өчен кадрлар әзерләнүен искәртте.

«250 бала укый. Быел тагын 150 бала кабул итү планлаштырыла. Әлеге программаларның асылында балаларны, иң беренче чиратта, татар телендә эшли алырлык итеп әзерләү бурычы тора. Моннан тыш, алар фәннәрне рус һәм инглиз телләрендә дә укыта алачак», — диде Рәдиф Җамалетдинов.

«Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итттек, үтенечебез бар: менә шул 250 балага, быел өстәләчәк тагын 150 балага республика, Казандагы татар театрларына, башка мәдәни чараларга билетсыз керү хокукын бирергә. Аларның күзләре яна, теләкләре бар, татар концертларына, театрларга керәселәре килә, ләкин акча түләп йөрергә мөмкинлекләре юк», — диде институт директоры.

Ул, шулай ук, чыгышында телебезне дөнья күләмендә таныту буенча эшкә өстенлек бирергә кирәк, дип саный.

«Март аенда дөньякүләм танылган лингвистлар оешмасына мөрәҗәгать белән чыккан идек, ул хупланды, 2023 елда КФУда лингвистларның халыкара конгрессы узачак. Шунысы игътибарга лаек: әлеге конгресс, карар кабул ителү белән, үзенең сайтында инглиз, рус һәм татар телендә пресс-релиз урнаштырды. Бу телебезне тагын да алга чыгару өчен бер адым булып тора», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100