news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәдиф Җамалетдинов Гарәп форумы фонды президенты доктор Халид Шәүкәт белән очраша

Халид әфәнде Шәүкәт Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына вуз җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында шартнамә төзү максаты белән килә

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Агымдагы елның 10 мартында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында ректор Рәдиф Җамалетдинов Голландиядәге Гарәп форумы фонды президенты, Гарәп киносы фестивале директоры (Роттердам, Голландия), фәнни тикшеренүләр буенча “Салиха” дип аталган оешма рәисе (Тунис) доктор Халид Шәүкәт белән очраша.
Университеттан алынган мәгълүматларга караганда, Халид әфәнде Шәүкәт Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына Төньяк Африка илләре (Тунис, Марокко, Алжир) вәкилләрен укырга җибәрүгә нисбәтле рәвештә белем бирү өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдергән иде. Халид әфәнде Шәүкәт Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына вуз җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында шартнамә төзү максаты белән килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot