Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Борһанов X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле мөрәҗәгатьләрнең күп булуын искәртте
Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, IX сыйныфны тәмамлаучыларны X сыйныфка кабул итүдән баш тартырга беркемнең дә хакы юк.
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына ата-аналардан балаларын X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Казан мәгариф идарәсе – яңа мөмкинлекләр һәм иҗтимагый диалог өчен киңлек» дип исемләнгән мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсе утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Быел министрлыкка ата-аналардан, шул исәптән Казаннан да, балаларын X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле бик күп мөрәҗәгатьләр килә», - диде вице-премьер.
«Безнең моңа мораль хокукыбыз да юк, закон нигезендә дә тыя алмыйбыз», - дип искәртте ул.
Рафис Борһанов Казанның Вахитов районын мисал итеп китерде. Анда узган уку елында IX сыйныфны тәмамлаучыларның 81 процентка якыны X сыйныфка күчкән. Ә дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча әлеге район өченче баскычта урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз