news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Борһанов ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы коллективына тәкъдим ителде
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Скопировать ссылку
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте.
ТР Президенты Указы нигезендә Казан башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Рафис Борһанов яңа министр итеп билгеләнде. Илдар Халиков Рафис Борһановка министр портфелен тапшырды һәм яңа урында нәтиҗәле эшләвен теләп, ведомство алдында торган җитди бурычларны бергәләп хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Илдар Халиков ассызыклап үткәнчә, Марат Бариевның Россия Олимпия комитетының башкаручы директоры итеп билгеләнүе очраклы хәл түгел, ул Татарстанның спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары белән бәйле. Казанның 2013 елда Бөтендөнья универсиадасын кабул итү хокукын алу өчен көрәштә җиңүе һәм Казанның Татарстанның спорт башкаласы дип танылуы - әнә шундыйлардан.
Министрлык коллективы Марат Бариевка көмеш дага бүләк итте, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгыннан. Хәзер исә Марат Бариев 16 ел буе эшләгән коллектив бүләк иткән дага аның яңа кабинетын бизәп торачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2