news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Борһанов Татарстанда ике телне камил белгән кадрлар әзерләнә башлавын әйтте

Без әлегә КФУ кысаларындагы аерым структур бүлекчә турында сүз алып барабыз, киләчәктә институт булачак, диде Татарстан мәгариф министры.

Р.Борһанов Татарстанда ике телне камил белгән кадрлар әзерләнә башлавын әйтте
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Киләчәктә билингваль мәгариф системасында эшләячәк укытучыларның  3 сентябрьдә беренче дәресләре узды. Бу турыда "Татар-информ"га вице-премьер, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов  Казан федераль университетында беренче уку көнендә әйтте.

Хәбәрче мәгариф министрыннан педагогларның август киңәшмәсендә Милли педагогика институты ачылачагы турында әйтелгән хәбәренең ни дәрәҗәдә тормышка ашуы белән кызыксынды.

“Мин бүген Казан федераль университетына студентлар белән танышу өчен килдем. Быелдан КФУ базасында билингваль кадрлар әзерли башлыйбыз”, - дип уртаклашты Р.Борһанов.

“Ике телне камил белгән педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсе бик мөһим һәм кичектермичә карар кабул итүне таләп итә. Шуңа күрә без КФУ кысаларында аерым структура бүлекчәсен формалаштыру турында әйтәбез. Киләчәктә ул институт булачак. Хәзер бу юнәлештә оештыру-хокукый эш алып барыла”, - диде мәгариф министры.

Борһанов белдергәнчә, беренче төркемдә - 125 кеше. Алар барысы да бюджет исәбенә максатчан җыелган. Аларның 75е - көндезге бүлектә, ә 50се читтән торып укый. Укырга керүчеләр арасында Минзәлә һәм Арча педагогика көллиятләрен тәмамлаучылар да бар.

"Белгечләр бюджет хисабына әзерләнә. Студент мәҗбүри эшләү турында килешүгә кул куя. Без аны кадрларга ихтыяҗ булган мәгариф учреждениесенә урнаштыруны гарантиялибез. Белгеч 100 процент эшкә урнаштырылачак", - дип җавап бирде Рафис Борһанов хәбәрченең билингваль кадрларны киләчәктә эшкә урнаштыру турындагы соравына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100