news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Борһанов «Татар-информ» агентлыгы өчен «Татмедиа» директоры А.Кузьминга интервью бирде

Мәктәпләрдә татар телен укытуга бәйле вазгыять әңгәмәнең төп темаларыннан берсе булды.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Татар-информ» агентлыгы өчен «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде. Ул анда ведомствоның үсеш стратегияләренә һәм тармактагы актуаль проблемаларга тукталды, шулай ук мәгариф өлкәсендәге эшчәнлегенә бәйле шәхси хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Әйтик, мәктәпләрдә татар телен укытуга бәйле вазгыять әңгәмәнең төп темаларыннан берсе булды. Борһанов министрлыкның федераль үзәк белән бергә милли мәгариф өлкәсендә килеп туган мәсьәләне хәл итү юнәлешендә эшләве хакында сөйләде.

«Биредә җәмәгатьчелек фикеренең роле зур. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы формалаштырып төбәкләргә җибәрә торган укыту планын төгәл үтәп, туган телләрне өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Моңа вакыт җитте дип уйлыйм», - диде Рафис Борһанов.

Министр БДИ темасына да кагылды. Борһанов шулай ук мәктәпләрдә телефон куллануга каршы булуын да әйтте.

«Мәктәп тиешле карарны үзе кабул итә. Уку процессы барышында телефон куллануны тыйган мәктәпләр дә юк түгел. Балалар да, әти-әниләр дә, анда тәртип хөкем сөрүен аңлап, шунда бара», - диде министр.

Борһанов шулай ук мәктәпләрдә куркынычсызлык проблемалары, уку йортлары рейтингы һәм укытучыларны стимуллаштыру чаралары хакында да сөйләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100