news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Борһанов Кукмара лицеенда төзеләчәк остаханәнең нигезенә таш салу тантанасында катнашты

Рафис Борһанов Кукмараның күпмилләтле халкы арасында татулык хөкем соруына, мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышларга уңай бәя бирде.

(Кукмара, 20 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген Кукмарада өченче чакырылыш район Советының 27нче сессиясе үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Утырышка кадәр Кукмара шәһәренең күппрофильле лицеенда төзеләчәк остаханәнең нигезенә беренче таш урнаштыру тантанасы булды. Аннан соң Рафис Тимерхан улы район Мәдәният йорты фойесынды районда җитештерелгән товарлар һәм продуктлар урын алган күргәзмә белән танышты. Утырышта район башлыгы Сергей Димитриев районның узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турынды чыгыш ясады.

- Хисап елы безнең өчен үсеш елы булды. Социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республика рейтингында 18 позициягә күтәрелеп, 26нчы урынга мендек. Быел күрсәткечләрне тагын да яхшырту бурычы тора, - диде ул һәр тармакта башкарылган эшләргә анализ ясап.

Рафис Борһанов Кукмараның күпмилләтле халкы арасында татулык хөкем соруына, мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышларга уңай бәя бирде, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot