news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Азнабаев: «Үз-үзебезне саклар өчен, без, татар һәм башкорт, бергә булырга тиеш»

БТК БК һәм Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты президиумнарының уртак утырышы булды

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (БТК БК) быелгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән киңәйтелгән утырышы кысаларында БТК БК һәм Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты президиумнарының уртак утырышы булды.

 Соңыннан, утырышта каралган мәсьәләләр буенча, БТК БКның бүлек җитәкчесе, РФ Татар милли-мәдәни мохтариятләр федерациясе советы рәистәше Фәрит Уразаев белән Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев журналистларга аңлатма бирде.

 Ф.Уразаев сүзләренчә, уртак утырышта 2010 елга шушы ике оешманың уртак эшләре планы проекты кабул ителгән, анда, бигрәк тә, мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелгән. Киләсе елга Бөтендөнья башкорт корылтае уздырылачак, шул ук елны Башкортстанда яшәүче татарлар корылтае да булыр дип ниятләнә һәм бу хакта БТК БК рәисе Ринат Закировның Башкортстанга сәфәре вакытында БР Президенты Мортаза Рәхимов белән булган очрашуында да сүз булган. «Безнең бүгенге очрашуда әллә ни яңалык юк, алдан ук алып барыла торган максатчан эш бу», - дигән фикердә Ф.Уразаев.

 Р.Азнабаев исә: «Глобальләштерү заманында без, ике халык, бер-беребезгә таянып, кулга-кул тотынып эшләргә тиеш, безнең ызгышып-талашып, бүлерлек әйберебез юк... Валерий Тишков концепциясе тәкъдим ителде, аның буенча илдә республикалар юк, Россиядә бер генә милләт. Үз-үзебезне, телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм ирешкән казанышларыбызны саклар өчен, без, татар һәм башкорт, бергә булырга тиеш», - дип басым ясап әйтте.

Журналистлар сорауларына җавабында, Башкортстан кунагы Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитетының республикада гомер итүче башкортлардан кала башка милләтләрнең дә, шул исәптән татарларның, милли телләрен өйрәнүгә ярдәм күрсәтәчәген белдерде. Татар һәм башкорт халыкларына мәдәният өлкәсендә генә түгел, икътисад һ.б. өлкәләрдә дә тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк, дигән фикердә Р.Азнабаев. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100