news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Акчурин һәм Г.Вафин фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреатлары булды

Татарстан Президенты 33 кешегә дәүләт премияләре тапшыру турындагы указга кул куйды.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Мәшһүр кардиохирург Ренат Акчурин һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премиясе лауреатлары булды. Шул хактагы указга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Ренат Акчурин һәм Гадел Вафинга премия йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын дәвалау өлкәсендә яңа микрохирургия технологияләрен гамәлгә керткән өчен тапшырылачак. Шулай ук Казан медицина инструментлары заводы генераль директоры Нур Шакиров та әлеге юнәлештәге эшчәнлеге өчен билгеләп үтеләчәк.

Моннан тыш, нефть чыгару темпларын арттыру технологияләрен эшләгән галимнәр дә әлеге премия лауреатлары булды.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләре барлыгы 33 кешегә тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot