Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Ахунов: “6 айда Татарстанда талау нияте белән 252 һөҗүм итү очрагы мәгълүм”
Быел эчке эшләр органнары тикшерүчеләре үзләренә тапшырылган җинаять эшләре буенча 7,6 мең тәкъдим ясаган, 22 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган
Милеккә бәйле теркәлгән җинаятьләр хакында бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Төп тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роберт Ахунов аңлатма биреп, талау нияте белән һөҗүм итү очракларының тавыш куптарган “иң-иңнәре”нә тукталды. Аның сүзләренчә, утлы кораллы төркем – банда тарафыннан Чаллыдагы Интернет-кафега корал кулланып һөҗүм ясалганнан соң хокук саклау буенча оператив хезмәткәрләр аларның эзенә төшкән, хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү төгәлләнеп, материаллар судка тапшырылган. Шулай ук утлы корал кулланып Казанда Интернет-салоннарга һөҗүм итеп йөргән бер банда әгъзалары – 20-32 яшьлек 4 егет җинаять җаваплылыгына тартылган һәм алар хәзерге вакытта кулга алынган. Р.Ахунов исә аларның 14 тапкыр шундый һөҗүм ясаганы хакында басым ясап әйтә.
Бүген әлеге министрлыкта журналистлар белән уздырылган очрашуда ул, бер егетнең медицина битлеге киеп, республика башкаласындагы туристлык агентлыкларына һәм зәркән кибетләренә һөҗүм итеп йөрүен, милиция хезмәткәрләренең тырышлыгы белән тикшерү барышында аның 7 җинаятькә катнашы булуы раслануын белдерә. Төп тикшерү идарәсенең тикшерү часте РФ Җинаять кодексының 209 нчы маддәсе (бандитлык) буенча предприятиеләр, инкассатор машиналарына һәм аерым кешеләргә талау нияте белән 3 ел дәвамында һөҗүм итеп йөргән оешкан җинаятьчел төркемгә нисбәтле җинаять эшен төгәлләгән, ул “кара” эше хәзер ТР Югары судында карала, дип шәрехли Р.Ахунов.
Төп идарә башлыгы вазифаларын башкаручы Роберт Ахунов һәм журналистлар белән очрашуга килгән шушы идарә җитәкчесе урынбасары Тимур Хәйруллин, Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе карамагындагы тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары Фуат Шәфигуллин гражданнарның үзләрен дә игътибарлырак булырга, аеруча тәүлекнең караңгы вакытында, бигрәк тә исерек килеш шикле урыннарда йөрмәскә өндиләр. “Быел эчке эшләр органнары тикшерүчеләре үзләренә тапшырылган җинаять эшләре буенча, җинаять кылырга шартлар тудырган сәбәпләр һәм шартларны бетерү өчен, 7,6 мең тәкъдим ясалды, тикшерүчеләрнең законлы таләпләрен үтәмәгән өчен 22 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды. Шуңа күрә, соңыннан тикшерүгә караганда, җинаятьләрне кисәтү отышлырак”, - дип басым ясап әйтте Р.Ахунов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз