news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Абдуллин экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде

Моңарчы ул ТР Дәүләт Советының экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану комитетын җитәкләгән иде

(Казан, 3 декабрь, “Татар–информ”). Ринат Абдуллин ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Ринат Абдуллин 1962 елның 7 декабрендә туган. “Инженер–төзүче” белгечлеге буенча – Казан инженер–төзелеш институтын, “менеджер” белгечлеге буенча Казан финанс–икътисад институтын тәмамлаган. Бөгелмә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән, өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты булган. ТР Дәүләт Советының экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану комитетын җитәкләгән. РФ торак–коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре.
Өйләнгән, ике баласы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100