news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 14 нче Республикакүләм ифтар ачылды

Бу минутларда "Казан-Экспо" үзәгендә Республикакүләм ифтар мәҗлесенең рәсми өлеше башланды.

Чара Коръән аятьләре белән ачылып китте. Ифтар мәҗлесенә 10 мең кеше чакырылган. Ифтарга килгән халыкны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин сәламләде.

"Кем Рамазанда уразада булса, аның барча гөнаһлары гафу ителер. Гает көнендә яңа туган балалардай сыман "чип-чиста" халәттә очрашырга насыйп булсын", - диде Диния нәзарәте рәисе.

Камил хәзрәт Рамазан аен Коръән укып, изге гамәлләр укып үткәрергә чакырды. "Коръән укыганда, интернетсыз да тора алабыз", - диде.

Ул, шулай ук, иң пунктуаль чара ифтар булуын да билгеләп узды.

Рәсми өлештә имам-мөхтәсибләрнең, ифтар кичәсе кунаклары булган дин әһелләре чыгышлары көтелә. Шулай ук, вәгазьләр, мөнәҗәтләр яңгырый. Дагыстаннан килгән төркем нәшидлары белән сөендерде.

Ифтар мизгелләре җиткәч, барча халык бергә авыз ачачак һәм ахшам намазы укыячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot