Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
QR кодлы сертификат алу өчен антитәнчекләр күпме кирәклеге билгеле булды
Анализ иммуноглобулин G га бирелергә тиеш, лаборатория тест нәтиҗәләре буенча антитәнчек булганын күрсәтсә, шул җитә, аларның күпме булуы мөһим түгел.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт хезмәтләре порталында QR кодлы сертификат килсен өчен, ковидка антитәнчекләр нинди күләмдә булырга тиешлеге билгеле. Бу хакта ковдика каршы оператив штабның туры эфирында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов әйтте.
Антитәнчекләр ул — организмга вирус, бактерияләр үтеп керүгә комачаулый торган аксымнар. Дмитрий Лопушов әйтүенчә, иммуноглобулин М әле организмның яңарак кына йогышланганын күрсәтсә, иммуноглобулин G организм каршы тора алырлык антитәнчекләр санын күрсәтә. Белгеч сүзләренчә, QR код алу өчен нәкъ менә иммуноглобулин G га анализ бирү кирәк.
«Анализ иммуноглобулин G га бирелергә тиеш. Лаборатория тест нәтиҗәләре буенча антитәнчек булганын күрсәтсә, шул җитә, күпме булуы мөһим түгел, булуы гына шарт, шулай да һәр анализның үзенең иң түбән яки референс күрсәткече була, шуннан югарырак булса, ул уңай нәтиҗә санала», — дип аныклады белгеч.
Мондый сертификатлар 21 февральдән бирелә башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз