news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«QR-код аша керәсең дә, бөтен акчаңны югалтасың»: мошенник сайтларын ничек танырга?

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында билгесез QR-кодлар аша керүнең нәрсә белән куркыныч булуы турында сөйләделәр.

«QR-код аша керәсең дә, бөтен акчаңны югалтасың»: мошенник сайтларын ничек танырга?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Акча эшләү ысулы, зур ташлама яки интернетта кулай бәягә нәрсә дә булса сатып алу тәкъдимен күрәсез икән, QR-код аша керергә ашыкмагыз – бу мошенниклар тозагы булырга мөмкин. Нәтиҗәдә аферистлар счетларыгыздан бөтен акчаларны урлый яки сезне шантажлый башлый ала. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» репортажында.

«Сатып алган әйбер өчен түләргә дип QR-код аша сайтка кердем һәм бөтен акчамны югалттым»

Коймадагы белдерүләрдәге QR-кодлар мошенниклар сайтына кертә торган булырга мөмкин, дип кисәттеләр Татарстан Эчке эшләр министрлыгында. Ике үлчәмле штрихкодка басып, акчаларыңны югалтканыңны яки смартфоныңа вируслар керткәнеңне аңламый да калырга мөмкин. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең мошенниклык очракларын ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов мондый очраклардан саклану юллары турында сөйләде.

«Шундый бер очрак белән эшләгәнем булды. Кеше интернетта нәрсәдер сатып алмакчы булган, аңа түләү өчен QR-код җибәргәннәр. Ул штрихкод аша сайтка кергән, шуннан соң аның счетыннан зуррак сумма алганнар. Аннары аның мошенниклар ясаган фишинг сайтка кергән булуы ачыкланды», – дип сөйли ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Мошенниклар мондый штрих-кодларны теләсә кайда урнаштырырга мөмкин. Алар аны мессенджерларда җибәрә, подъездларда яки урамда элеп куя. Кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен, алар ниндидер отышлы акцияләр, ташламалар яки тиз һәм җиңел акча эшләү мөмкинлеге турында мәгълүмат урнаштыра.

«Мәсәлән, сезнең йорт янында кемдер көнкүреш техникасын ремонтлау турында белдерү элеп куйган. QR-код аша узсаң, 50 процентка кадәр ташлама ясау турында да язылган. Кешеләр штрихкод аша керә һәм фишинг сайтка эләгә. Хәтта бу сайтта шәхси мәгълүматларыгызны язмасагыз да, гаджетыгызга вирус кертә аласыз. Ул сезнең бөтен мәгълүматны, шул исәптән банк кушымталарындагы парольләрегезне мошенникларга тапшырачак», - дип билгеләде Рәдис Йосыпов.

Мошенниклар мондый штрихкодларны теләсә кайда урнаштыра ала – мессенджерларда җибәрә, подъездларда яки урамда элеп куя

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«Полиция тоткарлаганда гына баганаларга һәм коймаларга мошенникларның QR-кодларын урнаштырганын аңлаган»

Икенче очрак – фишинг сайтларда банк картасы номерын язу. Бу – бик зур хата. Моның нәтиҗәсендә кеше барлык акчаларын югалта яки аның исеменә мошенниклар кредит рәсмиләштерә.

«Шулай ук кешеләр интернетта акча эшләү ысулы турында мәгълүмат очратырга мөмкин. Аңа белдерүләрне кайдан барып алырга икәнен хәбәр итәләр яки курьер аша җибәрәләр. Кеше аларны шәһәр буйлап ябыштырып чыга. Полиция тоткарлаганда гына баганаларга һәм коймаларга мошенникларның QR-кодларын урнаштырганын аңлый», – дип аңлатты Рәдис Йосыпов.

Мондый белдерүләрдә шулай ук наркотиклар сату турында мәгълүмат булырга мөмкин. Мондый мәгълүмат тарату өчен җинаять җаваплылыгы яный.

«Аферистлар шул ук ысул белән инвестицияләр ярдәмендә акча эшләү турында да мәгълүмат тарата. Кеше сайтка керә, акчаларын арттыру ысуллары турында кызыклы тәкъдимнәр күрә, криптовалютага яки акцияләргә акча сала. Башта мошенниклар аның шәхси кабинетында керемнәре турындагы мәгълүматларны үзгәртә, кеше акчалары артуга ышана. Шул рәвешле аферистлар аны тагын да күбрәк акча салырга, кредитлар алырга күндерә. Корбанның соңгы тиененә кадәр бөтен акчасын талап бетергәч, аферистлар юкка чыга», - дип аңлата Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Моннан тыш, мошенниклар шулай ук арадашчылар аша коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ялган квитанцияләр тарата.

«Әгәр квитанция гадәттә килә торган документтан аерылса, мәсәлән, башка кәгазьдә, башка шрифт белән басылган, башкача төрелгән булса, сак булыгыз. Шикләнгән очракта коммуналь хезмәтләр өчен банк кушымтасы аша реквизитлар буенча түләү яхшырак», - дип киңәш итә ул.

Мошенниклар мессенджерлар аша элемтәгә керергә, полиция хезмәткәрләре исеменнән язарга һәм QR-код аша керергә кушарга мөмкин

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Иң начар очракларда кешеләрне мошенниклар сайтына кергәннән соң шантажлый башлыйлар»

Мошенниклар мессенджерлар аша элемтәгә керергә, полиция хезмәткәрләре исеменнән язарга һәм QR-код аша керергә кушарга мөмкин. Мондый очракларда хокук саклау органнары вәкилләренең беркайчан да мессенджерлар аша язмавын истә тотарга кирәк.

Аферистлар шулай ук хәйрия оешмаларының ялган кодларын булдыра, ясалма фәһем ярдәмендә ялган видеолар ясый яки акча җыю турындагы чын белдерүдәге кодны алыштыра ала. Шуңа күрә хәйрия фондларының рәсми сайтлары аша гына акча күчерергә киңәш ителә.

«Иң начар очракларда кешеләрне мошенниклар сайтына кергәннән соң шантажлый башлыйлар. Бу экстремистик оешма сайтына яки наркотиклар сата торган ресурска эләккән очракта була. Кеше сайттан тиз генә чыгып китсә дә, аферистлар аны экстремистик мәгълүмат эзләү турындагы закон белән куркыта башлый», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.

2025 елның 1 сентябреннән Россиядә аңлы рәвештә интернетта экстремистик материаллар эзләү өчен административ җаваплылык билгеләүче закон кертелде. Мошенниклар кешене шантажлый башлый һәм аны теләсә нәрсәләр эшләргә мәҗбүр итә. Шул рәвешле, төрле диверсияләр башкарыла. Шундый мисалларның берсе – хәрби комиссариатларга ут төртү.

Бары тик тикшерелгән чыганакларда, рәсми сайтларда урнаштырылган QR-кодлар аша гына керегез. Сайтларның доменына игътибар итегез: ул дөрес язылган булырга тиеш. Бер генә булса да артык хәреф өстәлгән икән – бу фишинг сайт дигән сүз.

«Ниндидер зур ташламалар турындагы белдерүләр кызыксындырган очракта, оешманың рәсми сайтына керегез, аның телефонына шалтыратыгыз һәм мондый акциянең чынлыкта узамы-юкмы икәнен ачыклагыз. Җиңел акчалар булмый икәнен истә тотыгыгыз. Интернетта белдерүләр тапкан чакта барлык ысуллар белән мошенниклар белән аралашмавыгызны тикшерегез», – дип киңәш итә Рәдис Йосыпов.

«Татар-информ», Елена Фенина

news_right_1
news_right_2
news_bot