Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Qazan Quest» квест-уены Гран-при иясе билгеле
Гран-прига «Шаян ТВ» такымы лаек дип табылды.
"Qazan Quest" уены 22 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысасында Казан урамнарында узган иде. Хәзерге минутларда акциянең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Гран-при "Шаян ТВ" такымына бирелде.
Фото: © Зилә Мөбәрәкшина
I урынга 15нче татар гимназиясе, КФУның IT-лицее, II урынга татар телендә белем бирүче 27нче гимназия, III урынга 180нче гимназия лаек дип табылды.
Шулай ук номинацияләрдә дә җиңүчеләр игълан ителде. "Иң текә такым" - 159 лицей, "Иң максатчан такым" - 175 гимназия, "Иң бердәм такым" - 9 мәктәп, "Иң иҗади такым" - 171 мәктәп, "Иң оста такым" - "Адымнар" мәктәбе.
Рәхмәт хаты белән 39 мәктәп, 25 мәктәп 29 мәктәп, 7 гимназия, 20 гимназия, 89 мәктәп, 15 мәктәп, 37 гимназия, 54 мәктәп, 26 лицей, 144 мәктәп командалары бүләкләнде.
- «Qazan Quest» - 2009 елдан бирле Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары тарафыннан үткәрелгән «Татар-Дозор» квест-уенының яңартылган форматы. Уенда Казан мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары катнашты. Уен квест форматында оештырылды: командалар оештыручылар биргән нокталар буенча йөрде һәм биремнәрне чиште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз