news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Qaynar һәм режиссер Илшат Сәетов ясалма интеллект кулланып беренче татарча клип әзерләгән

«Клипның үзенчәлеге – рәсемнәрнең кеше кулыннан ясалмавында. Нейрочелтәр ярдәмендә клип төшерү зур трендка әйләнер», - диде Рәдиф Кашапов.

Qaynar һәм режиссер Илшат Сәетов ясалма интеллект кулланып беренче татарча клип әзерләгән
Клиптан скриншот

Qaynar лабораториясенең «Кояшка каршы» клибы Midjourney исемле тексттан рәсемнәр ясаучы нейрон челтәр ярдәмендә ясалган. Бу - ясалма интеллект кулланылып әзерләнгән беренче татарча клип. Мәскәү кино мәктәбен тәмамлаган режиссер Илшат Сәетов нейрочелтәргә биремнәр төзегән һәм монтаж ясаган.

«Нейрочелтәрнең эшләү принцибы шундый: тәкъдим ителгән мәгълүматны ул билгеле бер вакыт аралыгында өйрәнә. Аны гугл-тәрҗемәче белән чагыштырып була. Тәрҗемәченең хаталарын төзәтәбез һәм ул камилләшә бара. Аңлавымча, Илшат иң элек нейрочелтәргә рәсемнәр тәкъдим итте һәм ясалма интеллект үз рәсемнәрен тудырырга өйрәнде», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә музыкант Рәдиф Кашапов.

Җырның текстына нигезләнеп, нейрочелтәргә, биремнәр бирелгән. Клипта мәчет, мәче һ.б. рәсемнәр ясала. «Рәсемнәр бер-бер артлы үзгәреп тора. Шулар нигезендә клип әзерләнде. Нейрочелтәр ярдәмендә клип төшерү зур трендка әйләнер дип уйлыйм. Аны Midjourney платформасында кулланып, ясап була. Аннан һәркем куллана ала», - дип аңлатты ул.

Рәдиф Кашапов әйтүенчә, клипның үзенчәлеге – рәсемнәрнең кеше кулыннан ясалмавында. «Клиптагы рәсемнәрне нейрон челтәре ясады. Бу, бер яктан, сәер кебек тә тоела. Клиптагы рәсемнәр җырга туры килә, шуңа күрә клипны шул форматта чыгарырга ризалаштык», - диде ул.

  • «Кояшка каршы» җыры qaynar лабораториясенең 2022 елның апрелендә чыккан «Meresimner» альбомына кертелгән. Ул Казан һәм Гамбург студияләрендә яздырылган. Клип сөйгән кешеңнең өйгә кайтуын көтү турында.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100