news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пычак сынып, зәйленең гомере сакланып кала

Әҗинаятьче ирегеннән мәхрүм ителде

 (Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре районның бер авылында, спиртлы эчемлек куллангач, ике ир-егет арасында чыккан низаг нәтиҗәсендә, үтерү нияте белән башкарылган җинаять эшен тикшерделәр. 42 яшьлек ир-ат шешәдәшенең күкрәк турысына һәм эченә дүрт тапкыр пычак белән кадый. Прокуратура хезмәткәрләре белдерүенчә, ул бу җинаятьчел гамәлен кешене үлемгә китергәнче башкарырга мөмкин булган, бәхеткә, пычак сынып кына ул бу ниятен башкара алмаган. Үз вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә, зыян күргән ир-атның гомере саклап калынган. Ә җинаять кылучыны шәһәр суды 6 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot