news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күп фатирлы йортта чыккан янгында биш кешене коткарганнар

Казанда күп фатирлы йортта чыккан янгында биш кешене коткарганнар
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Үткән төндә Казанның Тунаков урамындагы 64нче йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, өч катлы күп фатирлы йортның баскыч мәйданчыгында әйберләр янган. Янгынның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.

Куе төтен фатирларга да үтеп кергән. Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр махсус битлек ярдәмендә өч кешене урамга алып чыккан. Өченче каттагы балконга озын баскыч куеп, тагын ике кешене коткарганнар.

Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән, янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot