news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Пятерочка» кибетләрендә «ТАТМЕДИА» басмаларын сатучы беренче аппаратлар куелды

Вендинг аппараты аша сатып алганда газета һәм журналларның бәясе якынча 20 процентка кимрәк була.

«Пятерочка» кибетләрендә «ТАТМЕДИА» басмаларын сатучы беренче аппаратлар куелды

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда «Пятерочка» сәүдә челтәренең ике кибетендә «ТАТМЕДИА» басмаларын сату өчен вендинг-автоматлар урнаштырылды. Мондый аппаратлардан сатып алганда газета-журналларның бәясе 20 процентка юньрәк чыга. Бу хакта «Татар-информ»га «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директорының дистрибьюция буенча урынбасары Дмитрий Петров сөйләде.

«“Пятерочка»ның Казанда Җиңү проспекты, Ленинград урамында урнашкан ике кибетендә беренче ике автоматны урнаштырдык. Беренчесендә — ике газета һәм алты журнал, икенчесендә өч газета һәм алты журнал сатыла», — диде Дмитрий Петров. Ул „ТАТМЕДИА“ АҖ газеталары һәм журналлары сатыла торган вендинг-аппаратлар „Пятерочка“ның башка кибетләрендә дә пәйда булачагын искәртте.

Казанда X5 Retail Group компаниясенең («Пятерочка» кибетләре челтәре хуҗасы) Татарстан товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү буенча конференция узган иде. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Конференция барышында «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков республика җитәкчесенә «Пятерочка» сәүдә челтәрендә вендинг-аппаратлар урнаштыру планнары турында сөйләде. Проектның өстенлеге — басма продукцияне сату юлларын арттыру һәм чыгымнарны киметү. Нәтиҗәдә, газета-журналлар халык өчен кулай бәядән сатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot