Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ике ел эчендә биш акыллы спорт мәйданчыгы төзеләчәк
2025 елда Яшел Үзәндә акыллы спорт мәйданчыгы ачылган. Якындагы ике елда республикада тагын шундый биш объект барлыкка киләчәк. ТР спорт министры Владимир Леонов ТР Иҗтимагый палатасында ТР Спорт министрлыгының максатлары турында фикер алышуда шул хакта хәбәр итте.
«Яшел Үзәндә акыллы спорт мәйданчыгы төзелде. Аңа ихтыяҗ бик зур. Ике ел эчендә тагын биш шундый объект сафка бастырылачак», - дип белдерде ул.
Шулай ук ГТО үткәрү өчен ун яңа мәйданчык булдыру нияте дә бар, дип өстәде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз