Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Украина Кораллы көчләренең Ростов өлкәсенә төнге һөҗүме вакытында биш кеше һәлак булган
Украина Кораллы көчләренең Ростов өлкәсенә һөҗүме вакытында биш кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк губернаторы Юрий Слюсарь хәбәр итте. Башта ул өч кешенең һәлак булуы турында әйткән иде, ә соңрак аларга тагын икәү өстәлде.
«Дошманның төнге һөҗүме вакытында корбаннар саны артты: тагын 2 кеше һәлак булды. Аларны коткаручылар тапты. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашам. Гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк», - дип язган ул МАКС мессенджерында.
Слюсарь әйтүенчә, дошманның көчле һөҗүмен кире кагу вакытында өч шәһәрдә һәм 9 районда (Каменск-Шахтинск, Гуково, Донецк, Каменский, Константиновск, Миллерово, Матвеев Курган, Чертково, Шолоховский, Цимлянск, Тарасовский һәм Верхнедонский) барлыгы 150дән артык пилотсыз очкыч һәм ракета юк ителгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз