Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пхукетта катер һәлакәтендә Россиядән килгән 18 яшьлек турист кыз һәлак булган
Таиланд яр буенда тизйөрешле катер белән балыкчы көймәсе бәрелешү аркасында Россиядән килгән турист кыз һәлак булган. Бу хакта Thairath басмасы хәбәр итә.
Авария Пхукет провинциясе һәм Пхи-Пхи утраулары арасындагы Кох Хей районыннан ерак түгел булган. Бортта 50 турист, ике гид һәм өч экипаж әгъзасы булган. Инцидент нәтиҗәсендә 19 чит ил туристы зыян күргән. Авария сәбәпләре ачыклана, җирле хакимият тикшерү үткәрә.
Басма мәгълүматлары буенча, 18 яшьлек Россия туристы Елизавета Старых һәлак булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз