Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бер төн эчендә Россия төбәкләрендә Украинаның 86 пилотсыз очкычы юк ителгән
Һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Россия төбәкләрендә Украинаның 86 пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
«Узган төндә һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Украинаның самолет тибындагы 86 пилотсыз очу аппараты юк ителде», - диелә хәбәрдә.
Әйтик, Белгород өлкәсендә – 29, Саратов өлкәсендә – 14, Воронеж өлкәсендә – 11, Смоленск өлкәсендә – 11, Брянск өлкәсендә – тугыз, Курск өлкәсендә – җиде, Калуга өлкәсендә – өч, Кырым Республикасында һәм Мәскәү өлкәсендә берәр пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз