news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Төбәкләрнең бюджет кредиты буенча әҗәтләренең өчтән икесен исәптән чыгарырга кирәк

РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе субъектларының салым йөкләмәсен киметергә тәкъдим итте. Федераль Җыенга Юлламасында ул шулай дип белдерде.

«Төбәкләрнең бюджет кредитлары буенча җыелган бурычларының өчтән икесен исәптән чыгарырга кирәк дип саныйм. Бу аларга 2025-2028 елларда ел саен 200 миллиард сумга якын акчаны сакларга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте Президент.

Ул шулай ук янга калдырылган акчаның максатчан рәвештә инвестицияләр һәм инфраструктур проектларга ярдәм сыйфатында төбәкләргә юнәлдерелергә тиешлеген әйтте.

Татарстан Финанс министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2024 елның 1 гыйнварына республиканың бюджет кредитлары буенча бурычы 115,9 миллиард сум тәшкил иткән. Аның зур өлеше 2013 елда Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрүгә җәлеп ителгән.

Кредитлар шулай ук республикада инфраструктур проектларны гамәлгә ашыруга, шул исәптән юллар төзүгә юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100