Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин белән туры элемтәгә килгән мөрәҗәгатьләр саны 2 миллионга җитеп килә
Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башланырга өч сәгать калып бара, бу вакытка халыктан килгән сорауларның гомуми саны ике миллионга якынлашып килә. Бу хакта «Россия 24» телеканалы мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости яза.
Путинның матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры элемтә – «Владимир Путин белән ел йомгаклары» тапшыруы көндезге 12дә эфирга чыга.
«Россия 24» телеканалы статистикасы буенча, туры эфирга килгән мөрәҗәгатьләр саны 1 миллион 974 меңнән артык. Мөрәҗәгатьләр программа эфиры төгәлләнгәнче кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз