news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путинның каналы МАХ мессенджерында миллион язылучы җыйган беренче төркем булды

Путинның каналы МАХ мессенджерында миллион язылучы җыйган беренче төркем булды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

МАХтагы «Кремль Новости» каналы илкүләм мессенджерда миллион язылучы җыйган беренче бергәлек булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

РФ Президенты Владимир Путинның рәсми каналында дәүләт башлыгының эшчәнлеге турында сөйләнелә. Аудитория россиялеләргә «Туры линия» вакытында Президентка сорауларны илкүләм мессенджер аша биреп булачагы турында хәбәр иткәннән соң арта башлаган.

Зур матбугат конференциясе барышында каналда Россия Президентының җавапларын оператив рәвештә урнаштырылып барачак, дип хәбәр ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot