Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путинның Федераль Җыенга юлламасының якынча көне билгеле
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы 22 февральдә булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости Дәүләт Думасына сылтама белән хәбәр итә.
«Бүген юллама 22 февральдә була дигән мәгълүмат чыкты», - диде КПФР партиясеннән депутат Денис Парфенов. Үз чиратында, Транспорт буенча комитет башлыгы Евгений Москвичев шулай ук чара бу көнне булырга мөмкин, дип белдерде.
Гыйнвар ахырында Дәүләт Думасында агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, президент юлламасы 20-21 февральдә оештырылырга мөмкин. Шул ук вакытта, әңгәмәдәш сүзләренчә, 24 февральдә аны уздыру планлаштырылмый.
Декабрь ахырында Путин агымдагы ел башында мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячагын белдерде.
Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына илдәге хәлләр турында, эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре турында еллык юлламалар белән мөрәҗәгать итү Россия Конституциясенең 84 нче маддәсендә язылган президент вәкаләтләренең берсе булып тора.
Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас аңлатканча, төп закон дәүләт башлыгы чыгыш ясарга тиешле срокларны билгеләми. Димәк, ул үз вәкаләтләрен үтәү тәртибен мөстәкыйль рәвештә куя ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз