news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путинның Америка журналистына биргән интервьюсын 60 миллионнан артык кеше караган

Россия Президенты Владимир Путинның X (элеккеге Twitter социаль челтәре)ндә Америка журналисты Такер Карлсонга биргән интервьюсын 7 сәгатьтә 60 миллионнан артык кеше караган.

Хәзерге вакытта репостлар саны 156 меңнән артып китә, 541,5 мең кеше «ошый» тамгасын куйган. Шул ук вакытта соңгы 45 минут дәвамында ике сәгатьлек интервьюны 4 млн кеше карады, ә YouTube каналында бу вакыт эчендә карау саны ярты миллионга артты һәм 2,5 млн га якынлашты.

Tucker Carlson Network видеоплатформасына нигез салучы журналистның Россия Президенты белән очрашуның басма варианты шулай ук Кремль сайтында чыкты. Элегрәк Такер Карлсон Владимир Путиннан интервью алу теләген Америка кешеләренең Россиядә һәм Украинадагы вакыйгалар турында бөтенләй белмәве белән аңлатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot