news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинның зур матбугат конференциясенә меңләп журналист аккредитация узган

Россия лидерының еллык зур матбугат конференциясе чит ил журналистларында да кызыксыну уяткан.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путинның 14 декабрьдә узачак зур матбугат конференциясендә катнашуга журналистлардан меңләп гариза кабул ителгән. Бу хакта чәршәмбе, 29 ноябрьдә, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сөйләде, дип хәбәр итә “Известия”.

Кремль вәкиле Президентның еллык зур матбугат конференциясе Россия һәм чит ил журналистларында кызыксыну уятуын билгеләп узган.

“Әзерлек тулы көчкә бара, безгә журналистлардан меңләп гариза керде инде. Иң активлар булып әлегә япон матбугаты бара, немецлар, америкалылар, кытайлар да күп. Сүз дә юк, Россия гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре дә шактый”, – дип сөйләгән Дмитрий Песков.

Искәртеп үтик, Президентның зур матбугат конференциясен уздыру вакыты 14 декабрь – пәнҗешәмбе көнгә билгеләнүе турында 21 ноябрьдә хәбәр ителгән иде. Шул вакытта ук Россия Президенты матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе аккредитация һәм брифинглар департаменты зур матбугат конференциясендә катнашу өчен гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләреннән гаризалар кабул итә башлады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100