news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путинның зур матбугат конференциясе быел 14 декабрьдә узачак

Аккредитация һәм брифинглар департаменты матбугат конференциясендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлый, - диелгән дәүләт башлыгы сайты хәбәрендә.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Россия президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе быел 14 декабрьдә уза. Бу хакта Кремль сайты хәбәр итә.

“Россия Федерациясе Президенты Матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсенең Аккредитация һәм брифинглар департаменты, матбугат конференциясендә катнашу өчен, гаризалар кабул итә башлый”, - диелгән дәүләт башлыгы сайтында басылган хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot