news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинның зур матбугат конференциясе башка көнгә күчерелде

22 декабрьдә Президент Россиянең Төркиядәге илчесе белән хушлашу чарасында катнашачак.

 (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе 22 декабрьдән 23енә күчерелә. Чөнки 22сендә ул Әнкарәдә атып үтерелгән Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов белән хушлашу чарасында катнашачак.

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков аңлатуынча, дәүләт башлыгы “еллык зур матбугат конференциясен шушы көнне уздырырга булды”, чөнки ул “матәм чараларында катнашачак”, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы.

Шул рәвешле, Россия Президентының зур матбугат конференциясе җомга көнне 23 декабрьдә була, сәгать 12дә башлана.

Журналистларны аккредитацияләү һәм әлеге чараны уздыру шартлары элеккечә кала, дип белдергән Песков.

Искәртеп үтәбез: 19 декабрьдә полицейский Мевлүт Мерт Алтынташ Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловка дипломатның Әнкарәдә “Төрекләр карашыннан Россия” фотокүргәзмәсен ачу тантанасында чыгыш ясап торган чагында арттан берничә тапкыр атып үтерде. Һөҗүмче 22 яшьлек егет Төркиянең махсус билгеләнешле хезмәтләре тарафыннан атып үтерелде. Россия Президенты илчене үтерүне мәкерле дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100