news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинның ышанычлылары белән очрашуда Татарстаннан сигез вәкил катнашты

Хәзергә Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегендә 400дән артык кеше бар.

Путинның ышанычлылары белән очрашуда Татарстаннан сигез вәкил катнашты
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Сайлауларга үз-үзен тәкъдим итүче буларак, РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүдә үзенең ышанычлы затлары белән очрашуында Татарстаннан 8 вәкил катнашты. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстаннан катнашучыларның берсе – Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең “Посетитель” программасын оештыру департаменты җитәкчесе Анна Захматова.

Захматова сүзләренчә, Путинның мәгариф өлкәсе турында фикер алышкан вакытта эшче белгечләрне үстерүгә басмым ясавы җәлеп иткән.

“Мине бу бик куандырды. Димәк, Казанның һөнәри осталык буенча чемпионат кабул итәргә әзерләнүе дөрес. Бу сүз белән генә түгел, ә эш белән безнең дәүләт өчен хезмәт куячак яшьләрне үстерү өчен өстәмә этәргеч”, - диде ул.

Россия Президенты белән очрашуда "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин да булды.

“Очрашуда төбәкләрне үстерүгә күп игътибар бирелүе куандырды. Безнең ил зур, әмма барысы да тигез бүленергә тиеш. Президент "КАМАЗ"га, "КАМАЗ-Мастер" командасына да игътибарны юнәлтте. Бу предприятие һәм команда Президентның игътибар үзәгендә дигән сүз”, - диде ул.

Хәзергә Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә 400дән артык кеше кергән. Үзәк сайлау комитетында теркәү дәвам итә. Ышанычлы затлар 600 булыр, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100