Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путинны Казанның Мәрьям Ана иконасы соборын ачу тантанасына чакырачаклар
Россия Президенты белән Минтимер Шәймиев очрашуында чакыру турында вәгъдә ителде.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелгәннән соң Мәрьям Ана иконасы соборын ачу тантанасына Россия лидеры Владимир Путинны чакырырга вәгъдә итте.
Бу хакта 25 гыйнварда Казанда Путин белән Миңнехановның Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуында белдерелде. Сөйләшүнең стенограммасы Россия лидерының рәсми интернет-порталына урнаштырылган.
“Чиркәүнең гадәттән тыш көч белән ничек тиз торгызылуын күрсәгез”, – Кремль сайтында Шәймиевның Путинга мөрәҗәгать иткән сүзләре китерелә.

“Барлык нигезләр дә яхшы хәлдә булып чыкты, нигезләрдә мәгарә чиркәве табылды”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Казанда табылган җир асты чиркәве Россиядә иң борынгылардан санала, ә бу урында табылган икона христиан дөньясында иң ихтирамлылардан булуын белдерде әңгәмәдәшләр.

“Ачылышка чакырырбыз”, – дип вәгъдә итте Миңнеханов Путинга.
Дәүләт Киңәшчесе һәм Татарстан Президенты республикада яшәүчеләрнең төбәктә гамәлгә ашырыла торган проектларда актив катнашуын әйттеләр. Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеген, Казанның Мәрьям Ана иконасы соборын тергезүгә һәм Болгар ислам академиясе төзелешенә иганәчеләр ярдәм итеп тора. Иң өлкән иганәчегә – 103 яшь, ә иң кечесенә бер яшь тә тулмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз