news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинның Казанга эш сәфәре программасы билгеле

Россия лидеры Татарстан башкаласына 25 гыйнварда килә.

 Путинның Казанга эш сәфәре программасы билгеле
архив prav.tatarstan.ru

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Кремльдә Россия Президенты Владимир Путинның Казанга эш сәфәре турында сөйләделәр. Россия лидеры Татарстан башкаласына 25 гыйнварда килә.

Кремль матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Казанда Россия Президентын бик бай эчтәлекле программа көтә. Аерым алганда, Путин мөселман дини оешма вәкилләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчелеге белән “дини белем бирү тулы системасын булдыру һәм ил дин мәктәбе үсеше мәсьәләләрендә фикер алышу” максатыннан очраша.

Шулай ук Президент Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булып, модернизацияләнгән Ту-160М стратегик бомбардировщигы очышын демонстрацияләүне күзәтәчәк.

Соңрак Путин “Бергә алга!” студент клублары бөтенроссия форумында катнашучылар белән очрашачак. Форумда 38 Россия төбәгеннән биш меңнән артык студент катнашачак.

Шулай ук Россия Президенты Казан федераль университетында булып, инновацион медицина белеме бирү үзәкләрен караячак. Аннан илнең әйдәп баручы югары уку йортлары белән академик мобильлек, чыгарылыш студентларының эшкә урнашуы һәм Россия студентлары тормышының башка өлкәләре буенча телекүпер уздырачак.

Дәүләт башлыгының эш сәфәре кысаларында шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырылган, дип җиткерделәр Кремльдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100