news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинның Федераль җыенга мөрәҗәгать итү көне мәгълүм булды

2016 елда РФ Президенты Федераль җыенга юлламасында террорчылыкка каршы көрәш һәм Сириядәге операция, шулай ук илдәге икътисади вәзгытькә кагылды.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән 1 декабрь көнне мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта парламенттагы чыганакка сылтама белән "Новости" РМА яза.

Бу мәгълүматны Дәүләт Думасындагы чыганак та раслаган.

Кичә "Известия" РФ Президенты юлламасы 8 декабрь көнне, ә Россия һәм көнбатыш ММЧлары катнашында йомгаклау матбугат конференциясе 22 декабрь көнне булачак дип язган иде.

2016 елда РФ Президенты Федераль җыенга юлламасында террорчылыкка каршы көрәш һәм Сириядәге операция, шулай ук илдәге икътисади вәзгытькә кагылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100