news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинга Россиядә Covid-19 вирусыннан вакцинаны күпләп чыгару башланачагын сөйләделәр

Россия Хөкүмәте илдә вакцина җитештерүне нинди күләмдә башлап җибәрергә кирәклеген өйрәнә.

Путинга Россиядә Covid-19 вирусыннан вакцинаны күпләп чыгару башланачагын сөйләделәр
Россия Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясенә каршы вакцинаның беренче серияле партиясен 2020 елның сентябрендә чыгару планлаштырыла. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова РФ Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Хәзер иң зур перспективаларга ике вакцина ия. Шуларның берсе РФ Оборона министрлыгы белән берлектә Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән. 2020 елның августында дәүләт теркәве үткәрелгәннән соң 1,6 мең кешегә клиник тикшеренү планлаштырыла. Сәнәгать җитештерүен 2020 елның сентябрендә эшләтеп җибәрү ниятләнә», - диде Голикова.

РФ вице-премьеры сүзләренә караганда, тагын бер вакцина «Вектор» дәүләт фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән, препаратның берләштерелгән клиник тикшеренүләрен үткәрү башланган.

«Тәмамлау, дәүләт теркәве кебек үк, сентябрьдә планлаштырыла. Беренче партияне 2020 елның октябрендә җитештерү планлаштырыла», - дип аңлатты Голикова. Ул хәзерге вакытта вакциналар җитештерүнең гомуми күләме РФ Хөкүмәте тарафыннан бәяләнә, диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100