news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путинга Россия Президенты таныклыгын тапшырдылар

Россия Президенты Үзәк сайлау комиссиясенә ил өчен мөһим эш башкарганга рәхмәт белдергән.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова сайлауда җиңү яулаган Владимир Путинга Россия Президенты таныклыгын тапшырган. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

«Владимир Владимирович, Сезне сайлауда ышанычлы җиңүегез белән котлап, Россия Президенты таныклыгын тапшырам», - дигән Памфилова дәүләт башлыгы белән очрашуда.

Россия Президенты Үзәк сайлау комиссиясенә ил өчен мөһим эш башкарганга рәхмәт белдергән.

«Элла Александровна, Сезгә зур рәхмәт. Сайлау кампаниясендә эшләгән барлык коллегаларыгызга рәхмәт әйтәсем килә. Бу – ил өчен зур әһәмияткә ия эш иде», - дип әйткән Россия Президенты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot