Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путинга халык ышанычы рейтингы иң югары күрсәткечкә җитте
Сәясәтчеләргә ышаныч рейтингының икенче баскычында Россия оборона министры Сергей Шойгу урын алган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Сәясәтчеләргә халык ышанычы рейтингындагы Россия Президенты Владимир Путинның күрсәткече узган елның декабрь аенда иң югары дәрәҗәгә (57,7 процент) җитте. Бу мәгълүматны Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге җиткерә. Әлеге хәбәрне «Интерфакс» агентлыгы тапшыра.
Соңгы эш атнасында (25-29 декабрь) әлеге күрсәткеч 56,8 процент тәшкил итте, дип билгеләп үтә социологлар.
«Путинның Президент сайлауларында катнашачагы билгеле булгач, дәүләт башлыгына ышаныч белдерүчеләр артты. Төрле тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, декабрьнең икенче яртысында россиялеләрнең Путинга мөнәсәбәте яхшырган. Бу – тенденциянең тотрыклылыгы турында сөйләргә мөмкинлек бирә», - диде Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең сәяси анализ һәм консультация практикасы җитәкчесе Михаил Мамонов.
Сәясәтчеләргә ышаныч рейтингының икенче баскычын Россия оборона министры Сергей Шойгу (18 процент) били. Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров – өченче урында (13,3 процент).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз