news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Зиннәтулла Билалетдиновка хоккейны үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәтен белдерде

Казан "Ак Барс"ының баш тренеры исеме президент күрсәтмәсендә басылып чыккан.

(Казан, 12сентябрь, «Татар-информ»). Казан "Ак Барс"ының баш тренеры исеме президент күрсәтмәсендә басылып чыккан. Россия Президенты Владимир Путин физик культура өлкәсендәге казанышларга ирешкән  һәм ил хоккее үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә рәхмәт белдергән. Күрсәтмә рәсми порталда басылган. Бүләкләү документында Казан "Ак Барс"ының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов исеме дә бар.

Документта 100 дән артык кешенең фамилиясе күрсәтелгән. Владимир Путин «Татнефть-Ак Барс» коммерцияле спорт предприятиесе” ҖЧҖ директоры Шамил Хөснетдиновны да билгеләп үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot