news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин үзе өчен иң мөһим бүләк турында сөйләде

Россия лидеры сайлаучылар тавышыннан да яхшы бүләк юк дип саный.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин үзе өчен иң зур бүләк, дәүләт башлыгы сайлауларында россиялеләрнең тавыш бирүе, дип саный. Бу хакта ул Кремльдә дәүләт бүләкләре тапшыру барышында әйтте. Бу хакта РИА Новости яза.

“Минем өчен тавыш биреп, мине бүләклиләр. Аннан да зур бүләк юк”, - диде Россия лидеры.

  • 27 июньдә Президент мәдәният һәм фән эшлеклеләренә, космонавт, спортчы, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot