news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Россия Кытай белән даими визасыз режим булдыру юнәлешендә эшләргә әзер

Путин: Россия Кытай белән даими визасыз режим булдыру юнәлешендә эшләргә әзер
Фото: kremlin.ru

Россия Кытай белән бергә гамәлдәге визасыз режимны даими нигезгә күчерү юнәлешендә эшләргә әзер. РФ Президенты Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары — Дәүләт башлыклары советы утырышы кысаларында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Әгәр Кытай аны мөмкин һәм файдалы дип тапса, без визасыз режимны даими нигезгә күчерү буенча уртак эшкә әзер», – диде Путин.

Хәзер Россия белән Кытай арасында вакытлыча визасыз режим гамәлдә. 2027 елның 31 декабрендә аның срогы чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot