Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россия Кораллы көчләре составында сугышкан чит ил кешеләрен депортацияләүне тыйды
РФ Президенты Владимир Путин Россия Кораллы көчләре составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны депортацияләүне тыя торган законны имзалады, дип хәбәр ителә документта.
Яңалыклар контракт буенча хезмәт иткән һәм хезмәт итүен дәвам итүче чит ил кешеләренә, шулай ук РФ Хәрби көчләре яки Россиянең башка хәрби берләшмәләре составында хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга кагыла. Закон нигезендә, мондый затларны Россиядән депортацияләү, илдә вакытлыча яшәү, эшкә урнашу хокукыннан мәхрүм итү тыела.
Документта шулай ук депортацияләү, вакытлыча яшәү вакытын кыскарту, күрсәтелгән документларны бирүдән баш тарту яисә аларны гамәлдән чыгару турында 2022 елның 24 февраленнән кабул ителгән карарларны үтәмәскә кирәклеге искәртелә. Бу карарларның барысы да гамәлдән чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз