news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Запорожье өлкәсендә яшәүче 8 яшьлек кызга шалтыраткан

Россия Президенты Владимир Путин Запорожье өлкәсендә яшәүче 8 яшьлек Александра Титаренкога шалтыраткан. Аның теләге язылган открытканы дәүләт башлыгы «Теләкләр чыршысы» акциясе вакытында сайлаган.

Кыз Кырымга барасы килүе һәм Кыш Бабай Йортын күрергә теләве турында язган булган. Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Александра әти-әнисе белән бергә Бөек Устюга шәһәрендә булган инде – Президент белән сөйләшкән вакытта ул аңа Яңа ел тылсымчысы белән очрашуы турында сөйләгән.

«Теләкләр чыршысы» Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан «#Мы вместе» Бөтенроссия онлайн-марафонында оештырылган. Быел ул дүртенче тапкыр уздырыла. «Теләкләр чыршысы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 3-17 яшьлек балаларның һәм ятим балаларның хыялларын чынга ашырырга мөмкинлек бирә.

Искәртеп үтик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та акциядә катнашты – ул Казанда яшәүче ике баланың теләген тормышка ашырачак. Кичә республика Президенты 12 яшьлек малайга Иннополисны күреп кайтырга ярдәм итте инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot