news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан идарә башлыгын вазифасыннан азат итте

Дәүфит Хәмәдишин Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча системасын 2002 елдан җитәкләп килде.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе, Эчке эшләр хезмәтенең генерал-лейтенанты Дәүфит Хәмәдишинны вазифасыннан азат итте.

Дәүләт башлыгы указы бүген хокук мәгълүматы рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Дәүфит Хәмәдишин Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсен 2002 елның декабреннән, төбәкнең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсен 2010 елның маеннан җитәкләп килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot