news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин законнарны ныгыту өлкәсендәге тырышлыгы өчен Илдус Нәфыйковны бүләкләде

Россия Президенты имзалаган документ нигезендә Татарстан прокурорына Дан ордены бирелде.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков "законнарны ныгытуда, гражданнарның хокукларын яклауда күпьеллык тырыш хезмәте өчен" Дан ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган документ рәсми сайтта урнаштырылган.

Мәгълүмати проектлар идарәсе директоры Тимур Якубов, шушы ук карар нигезендә, Ватан алдындагы хезмәтләре өчен II дәрәҗәге орден белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot