Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Үзәк сайлау комиссиясенә Президент сайлауларына документларын тапшырган
Путинның сайлауларда үз-үзен тәкъдим итүен сайлаучыларның 668 кешелек инициатив төркеме хуплаган.
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Дәүләтнең гамәлдәге башлыгы Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясенә шәхсән үзе Россия Президенты сайлауларына кандидатлыкка документларын тапшырган. Бу хакта РИА ”Новости” хәбәр итә.
Путин сайлауларга үз-үзен күрсәтүче кандидат булып бара. Кичә аны сайлаучыларның 668 кешелек инициатив төркеме хуплаган. Алар арасында сәясәт, җәмәгать һәм мәдәни эшчәнлек затлары бар.
Аерым алганда, хәзерге Россия лидерының сайлауларда үз-үзен күрсәтүен атом су асты көймәсе командиры Сергей Новохатский, табибә Софья Войтко, фехтованияче Софья Великая, Кече театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин, пианист Денис Мацуев һәм “Җиңү волонтерлары” оешмасы җитәкчесе Ольга Амельченкова хуплап чыккан.
Үз-үзен күрсәтүче кандидататларга теркәлү өчен сайлаучыларның кимендә 300 мең имзасын җыю кирәк. Шул ук вакытта бер төбәктән 7,5 мең имзадан артык җыю рөхсәт ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз