news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы В.Лихачевның отставкага китүе турында боерык имзалады

Василий Лихачев 2016 елның мартыннан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы иде.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин боерык белән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Василий Лихачевны вакытыннан алда отставкага җибәрде. Бу турыдагы документ Рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Хәзерге вакытта Лихачевның нинди эшкә күчүе һәм яңа эше дәүләт хезмәте белән бәйле эшме икәнлеге билгеле түгел, дип билгеләп үтә ТАСС.

Василий Лихачев 2016 елның мартыннан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы булды. Ул вакытта комиссиянең Россия Президенты билгеләгән биш әгъзасының берсе иде. Ул Үзәк сайлау комиссиясендә сайлауларга халыкара йогынты һәм күзәтү, шулай ук чит илдә россиялеләр тавыш бирсен өчен участоклар оештыру өчен җаваплы иде. Моннан тыш, ил эчендә ул Новгород, Омск, Пенза, Ростов һәм Самара өлкәләре, Пермь крае һәм Мордовия Республикалары эшен алып барды.

  • Василий Лихачев 1991-1995 елларда Татартсан Республикасы вице-президенты; 1995-1998 елларда – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары; 1998-2003 елларда Евросоюз каршында Россиянең даими вәкиле; 2004-2010 елларда Федерация Советында Ингушетия Республикасын тәкъдим иткән. 2010-2011 елларда – РФ юстиция министры урынбасары. 2011-2016 елларда – РФ Федераль Җыенының КПРФ партиясеннән VI чакырылыш Дәүләт Думасында депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100