news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Юрий Борисовны вице-премьер вазифасыннан алып, «Роскосмос» башлыгы итеп билгеләде

Юрий Борисов Россия вице-премьеры вазифасыннан азат ителде һәм «Роскосмос»ның яңа генераль директоры итеп билгеләнде.

Бүген РФ Президенты Владимир Путин шул турыдагы указны имзалады. Дәүләт корпорациясенең элеккеге башлыгы Дмитрий Рогозин вазифасыннан азат ителде.

«Борисов Юрий Ивановичны «Роскосмос» космик эшчәнлек буенча Дәүләт корпорациясенең генераль директоры итеп билгеләргә», диелә хокукый мәгълүмат порталындагы документта.

Шулай ук дәүләт башлыгы Россия вице-премьеры урынына сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровны да раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100