news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин юлларда камералар урнаштыру кагыйдәләре турындагы законга төзәтмәләр кертте

Россия Президенты Владимир Путин юлда фото- һәм видеокамералар урнаштыру кагыйдәләрен билгели торган законга төзәтмәләр кертте. Ул 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

2007 елның 8 ноябрендә гамәлгә куелган «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертелә.

Документта камера куярга мөмкин булган юл участокларының төрләре санап үтелә: җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен билгеләнгән полосалы трассалар, авария куркынычы булган участоклар, ел дәвамында дүрт һәм аннан күбрәк юл һәлакәте булган урыннар, юл эшләре, җәяүлеләр өчен кичүләр, юл чатлары, тукталып тору тыелган урыннар һәм ЮХИДИ билгеләгән башка урыннар. Моннан тыш, яңа кагыйдәләр буенча, камерага кадәр кимендә 150-300 метр кала кисәтә торган билге куелырга тиеш.

Закон проекты нигезендә, хәзер юлларда камералар урнаштыру турындагы карар төбәк хакимияте яки автомобиль юлы хуҗасы тарафыннан Эчке эшләр министрлыгы белән килештереп кабул ителергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100